Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин мөселманнарны рөхсәтсез чараларга чыкмаска өнди


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мьянмадагы вакыйгаларга бәйле Русиядәге вазгыятькә карата үз фикерен белдереп, мөселманнардан канун саклауны сорый. Чечняда рохинджа халкына теләктәшлек белдереп, дүшәмбе миллионнан артык кеше урамнарга чыкты.

"Дин кардәшләремнең кануннарны саклавын, мөселман нәзарәтләре тарафыннан оештырылган рөхсәтле чараларда катнашуын сорыйм. Ә андый чаралар булыр: алар Мьянмада яшәүче мөселманнарның хәлен җиңеләйтер өчен финанс һәм һуманитар ярдәмгә юнәлтеләчәк", дигән Гайнетдин "Интерфакс-Поволжье"га.

3 сентябрьдә Мәскәүдә мөселманнар рохинджа халкын юк итүгә каршы килешенмәгән урам чарасына чыкты. ТАСС мәгълүматына караганда, Мәскәүдәге Мьянма илчелеге янында 17 кеше тоткарланган. Ни өчен тоткарланганнары әйтелмәгән.

Дүшәмбе исә Чечняда Мьянма мөселманнарына теләктәшлек белдереп, зур митинг узды. Республика эчке эшләр министрлыгы хәбәренчә, урамнарга 1100 000 кеше чыккан. "Чарада тәртип бозулар булмады", диелә белдерүдә. Митингта Чечня башлыгы Рамзан Кадыров та чыгыш ясады.

Чечняда митинг
Чечняда митинг

Росстат мәгълүматларына караганда, Чечняда 2017 елның 1 гыйнварына барлыгы 1,4 млн кеше исәпләнгән.

XS
SM
MD
LG