Accessibility links

Кайнар хәбәр

"12 июнь эше" нигезендә Рәсим Исхаковка 2,5 ел колония хөкеме бирелде


12 июньдә Мәскәүдә каршылык чарасы
12 июньдә Мәскәүдә каршылык чарасы

Мәскәү мәхкәмәсе Рәсим Исхаковны 12 июньдә каршылык чарасы вакытында Росгвардия хәрбиләренә карата көч куллануда гаепле дип тапты һәм 2,5 елга гомум тәртипле колония хөкеме бирде.

Исхаковка хөкем карары чыгару турында "Медиазона" басмасы хәбәр итә.

29 яшьлек дагыстанлы Рәсим Исхаков 12 июньдә Мәскәүдә коррупциягә каршы урам чарасында тоткарланган иде. Тикшерү версиясенә караганда, ул халык арасына петарда ташлый. Башта аны хулиганлыкта һәм полициягә карата көч куллануда гаепләгәннәр иде. Ләкин соңрак хулиганлыкны һәм көч куллануның бер эпизодын төшереп калдырдылар. Исхаков үз гаебен таныды.

12 июньдә Русиянең дистәлгән шәһәрендә коррупциягә каршы урам чаралары узды. Мәскәүдә 700дән артык кеше тоткарланды. Полициягә көч куллануда 17 яшьлек мәктәп укучысы Михаил Галяшкин да гаепләнә. Ул 16 июньнән бирле йорт сагында утыра.

XS
SM
MD
LG