Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русия ватандашларына һәм Украинадагы фетнәчеләргә чикләүләрне озайта


Европа берлеге тагын алты айга Русия түрәләренә һәм Украина көнчыгышындагы Русия тарафлы фетнәчеләргә чикләүләрне озайтачак.

Чикләүләр исемлегенә 38 юридик һәм 149 физик зат керә. Исемлектә аерым алганда Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин, Русия президенты киңәшчесе Сергей Глазьев, Русия кораллы көчләренең баш идарәсе җитәкчесе Валерий Герасимов, тележурналист Дмитрий Киселев бар. Европа берлеге чикләүләре Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антоновка да кагыла.

Дипломатик чыганаклардан билгеле булганча, беренчел карар 6 сентябрьдә Брюссельдә Европа берлегенең 28 ил вәкилләре тарафыннан кабул ителгән. Аны 14 сентябрьдә берлек илләре юстиция министрлыклары расларга тиеш.

Европа берлеге Русиягә чикләүләрне Кырым аннексиясеннән соң кертә башлаган иде.

XS
SM
MD
LG