Утырышта катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, керемнәрнең күп өлеше федераль үзәккә китә, моны да исәпкә алырга кирәк.
"Аңларга кирәк, бюджет сүздә генә артмый, икътисад үссә дә, безнең керемнәр чынлап та федераль үзәккә китә: табышка салым, акцизлар, салым булмаган керемнәр. Киләсе елда бу 12-13 млрд сум тирәсе булыр дип бәялибез", ди ул.
Утырышта Татарстанның икътисад министры Артем Здунов "республикада икътисади үсеш тенденциясе дәвам итә" дип белдерде. 2017 ел нәтиҗәләренә караганда, республиканың тулай җитештерүе 2,07 трлн сумга җитәр, үсеш 2,8 процент тәшкил итәр дип фаразлана. Киләсе елларда икътисад 3-3,8 процентка үсәр дип фаразлыйлар. Республика икътисадының үсешенә төп өлешне Казан, Әлмәт, Түбән Кама кертә.
Здунов сүзләренә караганда, республика оешмаларының дүрттән бер өлеше зыянга эшли. Кече бизнеска кредитлар бирүдә дә проблемнар бар, ди министр.
Икътисад үсештә булуга карамастан, Татарстан бюджеты дефицитлы кабул ителәчәк. 2018 елда бюджет дефициты 6 млрд сум тирәсе булыр дип фаразлана. 2019-2020 елларда да дефициттан котылып булмаячак. "Бу объектив сәбәпләр аркасында мәҗбүри чара", диде утырышта Татарстан премье-министры Алексей Песошин.
Республика финанс министры Радик Гайзатуллин "бюджет киеренкелеге" хезмәт хаклары күтәрелү һәм федераль кануннар үзгәргәннән соң төшеп калган керемнәр аркасында арта.
Узган ел ахырында Миңнехановның федераль үзәк алып барган финанс сәясәтенә каршы әйтелгән сүзләре ил дәрәҗәсендә шау-шу куптарган иде. Татарстан Дәүләт шурасының 2016 елгы соңгы утырышында республика президенты Мәскәүнең алга киткән төбәкләргә төрле програмнар өчен федераль субсидияләр бүлүдән баш тартуына кискен тәнкыйть белдерде.