Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: "Кырымны халыкара хокук нигезендә кайтарачакбыз"


Порошенко Югары Радада чыгыш ясый, Киев, 7 сентябрь 2017
Порошенко Югары Радада чыгыш ясый, Киев, 7 сентябрь 2017

Украина президенты Петро Порошенко 7 сентябрь Югары Радада депутатлар алдында ясаган еллык юллама чыгышында Мәскәүгә Кырымны күтәрә алмаслык шартлар тудырырга чакырды.

"Кырымны хәрби көч белән кайтару мөмкин түгел. Русия үзе аннан чыгып китмәячәк. Без шундый шартлар тудырырга тиеш - Кырым Мәскәү өчен күтәрә алмаслык йөккә әйләнсен. Карак кайбер вакытта урлаган әйберен ул әйбер кыздыра башласа ташлап китә, без дә шундый шартлар тудырырга тиеш."

Бу сүзләрне Украина президенты Петро Порошенко 7 сентябрь Югары Радада депутатлар алдында ясаган еллык юллама чыгышында әйтте.

"Без халыкара хокук чаралары, чикләүләр, халыкара мәхкәмәләр, арбитраж, төрле халыкара платформаларны, БМО, ЮНЕСКО күзәтү механизмнарын кулланабыз. Без Русияне Украина җирендә кылган гамәлләре өчен хокук телендә җавап бирергә мәҗбүр итәчәкбез", диде президент.

Донецки, Лугански өлкәләрендә булган вазгыятьне да телгә алып, бу - безнең шәһәрләр, анда безнең милләттәшләребез яши, без аларны да уйлап бу өлкәләргә хәрби һөҗүм оештырмабыз. Украинаның бөтенлеген торгызу өчен Мински аңлашуларын үтәргә кирәк, ләкин Мәскәү монда төп киртә булып тора, диде Порошенко.

XS
SM
MD
LG