Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каталония парламенты Испаниядән аерылу турындагы канунны хуплады


Каталония мөстәкыйльлеген таләп итүчеләр маршы (2014 ел)
Каталония мөстәкыйльлеген таләп итүчеләр маршы (2014 ел)

Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталониянең үзбилгеләнү турындагы референдум уздыру канунын гамәлдән чыгаруга карамастан, Каталония парламенты аерылу турындагы канунны хуплады.

Җомгага каршы төндә Каталония парламенты "Юридик күченү турындагы канунны" хуплады. Документ өчен 71 депутат тавыш бирде, 10сы каршы булды дип яза El Pais.

Басма язуынча, яңа канун референдумда Каталония бәйсезлек өчен тавыш бирүчеләр күпчелек тәшкил иткән очракта гамәлгә керәчәк. Ул ике айлык чорда вакытлыча Конституция ролен үтәячәк, диелә.

7 сентябрьдә Испаниянең Конституция мәхкәмәсе ашыгыч утырышта Каталония парламенты кабул иткән референдум турындагы канунны туктатып тору турында карар чыгарды. Шулай ук 1 октябрьдә референдум уздыру һәм сайлау органы җыю турындагы актлар да туктатылды.

Испаниянең баш прокуроры Хосе Мануэль Маса белдерүенчә, Испания полициясенә һәм Каталониянең автоном полициясенә референдумда тавыш бирү бюллетеньнәрен һәм сайлау тартмаларын конфискацияләргә кушылачак. Моннан тыш, прокуратура референдум уздыру турындагы канунны яклаучы Каталония хөкүмәте әгъзалары җинаять эзәрлекләвенә дучар булачак, дип тә кисәтелде.

Чәршәмбе Каталония парламенты 11 сәгатьлек дебатлардан соң бәйсезлек референдумы уздыру канунын хуплаган иде.

Референдумда төбәк сайлаучыларына "Каталониянең республика рәвешендә идарә ителүче бәйсез дәүләт булуын телисезме?" дигән сорау бирергә җыеналар.

XS
SM
MD
LG