Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның 1888 елда төзелгән Мозаффария мәдрәсәсе төзекләндереләчәк


Мөзәффәрия мәдрәсәсе
Мөзәффәрия мәдрәсәсе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте милкенә "Мозаффария мәдрәсәсе.1888 ел" мәдәни мирас корылмасы тапшырылды. Төзекләндерелгәннән ул үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җомга мөфти урынбасары, "Вакф" фонды җитәкчесе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов элеккеге мәдрәсәдә киңәшмә уздырган һәм аның торышы белән танышкан.

Мәдрәсә бинасында моңарчы Казанның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 76нчы санлы мәктәбе эшли иде. Укучыларга һәм укытучыларга Артельная урамындагы 10нчы йорттан яңа бина бирелгән.

Мозаффария мәдрәсәсендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылгач, ул үзенең тарихи вазифасын башкарачак дип фаразлана.

Әлеге милек Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтенә бушлай республиканың Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы нигезендә 17 майда тапшырылган иде.

Мәдрәсә бинасын 1888 елда сәүдәгәр Ногман Габделкәримов төзеткән.

XS
SM
MD
LG