Шимбә Лондонда Британиянең Европа берлегеннән чыгуына каршылык белдереп йөреш узды. Чарада 50 меңләп кеше катнашты дип белдерә оештыручылар. 11 сентябрь Британия парламентының түбән пулатында Европа берлегеннән чыгу канун өлгесе каралачак.
Йөрештә катнашканнар кулларында "Мин Европа Берлеген яратам", "Брекзит – агулы", "Мин Европа берлеген юксынам инде" һәм башка язулар иде.
"Европа берлегенә теләктәшлек йөреше" "ризасызлык көзе" дип гомумиләштереп аталган протестларның берсе булды.