Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Әхтәм Чийгозга 8 ел колония хөкеме бирелде


Ахтем Чийгоз мәхкәмәдән соң
Ахтем Чийгоз мәхкәмәдән соң

Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән Югары мәхкәмә кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Әхтәм Чийгозны 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп, сигез ел колониягә хөкем итте. Бу хакта "Крым.Реалии" яза.

Прокурор Чийгозга сигез ел гомум тәртипле төрмә сораган иде. Чийгоз инде ике ярым ел тирәсе тикшерү изоляторында утыра. Аның эше нигезендә мәхкәмәдә 154 утырыш узды.

Русия хакимиятләре Чийгозны 2014 елның 26 февралендә урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәүдә" гаепли. Ул чакта Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы урам җыены уздырган иде. 27 февральгә каршы төндә Русия хәрбиләре Кырым Югары Радасы бинасын һәм башка хакимият биналарын басып алды.

2016 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Ахтем Чийгозны сәяси тоткын дип таныды.

Русия хакимияте Кырымтатар халкы мәҗлесен экстремистик дип атап Русия җирлегендә аның эшчәнлеген тыйды. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров һәм элекке башлыгы Мостафа Җәмилевкә Русиягә керү тыелды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG