Accessibility links

җомга, 17 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:45

Русиянең зур шәһәрләрендә шартлаткыч турында аноним шалтыратулар аркасында кешеләр эвакуацияләнә


Русиянең зур шәһәрләрендәге мәктәпләрдән, сәүдә үзәкләреннән, югары уку йортларыннан, административ биналардан кешеләрне эвакуацияләү бара. Дүшәмбедән башлап әлеге шәһәрләрдә аноним шалтыратучылар биналарга шартлаткыч куелган дип кисәтә.

Кайбер төбәкләрдә тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре журналистларга күнегүләр генә баруын белдергән.

Полиция кайбер очракларда шалтыратулар IP-телефония хезмәте аша кабул ителгән, дип хәбәр итә. Берничә бинада тикшерү эшләре тәмамланган, бернинди дә шартлаткыч табылмаган.

Иң беренче хәбәрләрнең берсе Омски шәһәреннән килде. 10 сентябрьдә шәһәр хакимияте бинасында бомба куелуы турында кисәттеләр. Ул көнне әлеге бинада сайлау комиссиясе эшләгән булган.

Пермьдә бүген тугыз мәктәптән, тимер юл вокзалыннан, автовокзалдан, ике сәүдә үзәгеннән, шәһәр хакимияте бинасыннан һәм шәһәр думасыннан кешеләр эвакуацияләнгән. Красноярски, Владивосток, Чиләбе, Магадан, Екатеринбур, ​Уфа һәм башка шәһәрләрдә дә шартлаткыч кую турында шалтыртатулар булган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG