Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфия Камалова: "Эстрада җырларын тыңлап кына зәвык үстереп булмый"


Зөлфия Камалова: "Эстрада җырларын тыңлап кына зәвык үстереп булмый"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:24 0:00

Зөлфия Камалова: "Эстрада җырларын тыңлап кына зәвыкны үстереп булмый"

Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы Зөлфия Камалова ике көнгә Казанга килеп китте. Дөньяның төрле почмагында чыгыш ясаучы җырчының татар җыр сәнгатенә мөнәсәбәте, татар теленең бүгенге хәле турында фикерләре белән кызыксындык.

10 сентябрь Казандагы "Смена" мәдәният үзәгендә билгеле җырчы Зөлфия Камалова белән очрашу үтте. Аны Yummy music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров һәм автор-башкаручы, журналист Рәдиф Кашапов оештырды. Очрашуда иҗат, музыка дөньясындагы яңалыклар турында сөйләштеләр. Форсаттан файдаланып без Зөлфия Камалова белән әңгәмә кордык. Татар теле, татар музыкасы, татар эстрадасы һәм теләк-планнары турында сөйләштек.

– Зөлфия ханым, Казанга нинди уйлар белән килдегез?

– Дусларымны бик сагындым, мине онытмасыннар дидем. Безнең максатыбыз – Сәмәркандта уйнау иде. Әти-әни янына кунакка кайтып килеп, Казан аша кайтырга булдым.

– Якын арада Казанда зур концертларыгыз көтеләме?

– Кызганычка каршы, хәзергә андый планнар юк әле.

– Хәзерге татар эстрадасын күзәтеп барасызмы? Элвин Грей, Татарка, Айгөл сездә нинди хисләр уята?

Татар эстрадасына бер үзгәреш тә юк

– Бик нык күзәтеп бармыйм, социаль челтәрләрдән, әти-әни янына Сарапулга кайткач, телевизордан гына азрак күрәм. Бер үзгәреш тә юк анда һәм бу теманың эченә үк кереп сөйли алмыйм.

– Татар эстрадасына үзегез нинди үзгәреш кертергә кирәк дип саныйсыз? Автор-башкаручыларга, яшьләргә нинди киңәш бирер идегез? Чөнки карауларны арттыру, лайклар җыюга күбрәк игътибар бирә башладылар кебек.

– Төрле музыка тыңласыннар, үзләренең дөньяга карашларын киңәйтсеннәр. Караулар, лайклар җыю иҗатны боза дип саныйм. Зәвыкны арттырырга кирәк, һәрвакыт эстраданы гына тыңлап аны арттырып булмаячак.

Бу көннәрдә Татарстанда татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде. Сез гаиләдә нинди телдә сөйләшәсез? Ничек уйлыйсыз, Татарстанда татар телен ничек укытырга тиешләр?

Мотивация булырга тиеш. Яшьләрдә мотивация булса, алар телне үзләре өйрәнәчәк

– Минем тормыш иптәшем Австралия кешесе, аның белән инглизчә сөйләшәбез. Ул рус телен дә белә, кайчакта шул телдә дә аралашабыз. Кызыбызны рус телендә сөйләшергә өйрәткән идек, хәзер инде оныта башлады. Тирә-юньдә сөйләшергә кеше булмагач, телне истә калдыру бик авыр икән. Мотивация булырга тиеш. Яшьләрдә мотивация булса, алар телне үзләре өйрәнәчәк. Моның өчен үз телең, мәдәниятең белән горурланырга, аны белергә кирәк. Шуны төгәл әйтә алам, күп телләр белү бары файда гына.

– Социаль челтәрләрдә актив утырасызмы? Анда нинди телдә аралашасыз?

– Күбесенчә Facebookта утырам. Анда минем Австралия, Европа, Татарстанда яшәүче дусларым күп. Кирил һәм латин шрифтын кулланам.

– “Хэерле иртэ!”дип “э” белән язасызмы, әллә “Хәерле иртә! дип “ә” беләнме?

– Компьютерымда татар клавиатурасы бар иде, кайтарырга кирәк әле, чөнки ансыз кыен (көлә).

– Бу кайтуда Казанга ниндидер күчтәнәч алып килдегезме?

– Австралиядә китабым чыкты, шуны алып килдем.

– Татар сайтларын, телевидениесен карыйсызмы?

– Юк, карамыйм. Facebookтагы төрле төркемнәрдә утырганда күрсәм генә кереп карыйм.

– Татарстан башкаласында зур концертыгызны кую теләге бармы?

– Мин Татарстанга яңа материал алып килер идем. Казан музыкантлары белән бергә зур бер концерт оештырсак, яхшы булыр иде. Әмма Автралиядән алты кеше килү бик кыйммәткә чыга. Мәскәүдә, Европада оештырырга кирәк ул концертларны, анда килер идек. Дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм булып, оештырып йөрүче булса килер идек.

Зөлфия Камалова – җырчы, Австралиядә яшәп иҗат итә. World music стилендәге музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең "Ел җырчысы" (2001). Татарстанның атказанган артисты.

1970 елда Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә туган. Урта мәктәп, Пермь университетының чит телләр факультетын (1991) тәмамлаган.

1991 елда студентлар алмашу програмы белән Калифорниягә (АКШ) китә, Австралия егетенә кияүгә чыга, Тасмания утравында Хобарт шәһәрендә яши башлый.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG