Accessibility links

Чираттагы "Акыл фабрикасы" Арчада узачак


16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумы уздыра. "Фабрика" беренче тапкыр Казаннан читтә оештырыла.

16-17 сентябрьдә "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумы уздыра. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш районнары, Чаллы шәһәре һәм Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Марий Эл, Киров, Ульяновск, Оренбург, Самара төбәкләре вәкилләре катнаша.

Катнашучыларны ике көнлек интенсив проектлар ярминкәсе, дөньякүләм брендлар белән танышу, "җирле"не үстерү остаханәләре, Казан арты тарихына кагылышлы лекторийлар, бизнес һәм сәнгать вәкилләре белән очрашулар һәм башка кызыклы чаралар көтә. Ахырда оештыручылар катнашучыларга кызыклы "ми давылы"н әзерли диелә.

Форумга махсус сылтама аша кереп алдан теркәлү сорала. Форумда 70-80 кеше катнашуы көтелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG