Accessibility links

Кайнар хәбәр

21 сентябрьдә Татарстан президенты еллык юллама белән чыгыш ясаячак


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

21 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасының 31нче утырышында Рөстәм Миңнеханов депутатларга еллык юллама белән чыгышы ясаячак.

Дәүләт шурасы утырышы Сәлих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узачак. Татарстан президенты республиканың тышкы һәм эчке хәле турында чыгыш ясачак. Бу хакта парламент президиумы утырышында игълан иттеләр. Утырышка 700 кеше чакырулы.

Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасы телевидение аша туры эфирда күрсәтеләчәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG