Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдрәүф Нәкыйпов: "Кабердән чыкканыма быел 63 ел тула"


Габдрәүф Нәкыйпов
Габдрәүф Нәкыйпов

Татарстанның Балтач районы Көшкәтбаш авылында туып-үскән, бүген дә туган авылында гомер итүче 84 яшьлек Габдрәүф Нәкыйповның тормышы турында китап язарлык. Аңа күп сынаулар үтәргә туры килгән, әмма берсе - атом сынавында катнашу мәңге онытылмаслык булып хәтерендә калган.

Габдрәүф Нәкыйпов 1954 елның 14 сентябрь көнен болай искә ала. "Иртәнге уннар тирәсендә очкыч тавышы ишетелде. Төгәл билгеләп куелган вакытта җирне селкетеп алды. Җирне селкетеп алганнан соң 10-15 минут үткәндер, безгә - исән калганнарга чыгарга рөхсәт булды. Без чыкканда һавага гөмбә күтәрелгән иде инде."

Габдрәүф Нәкыйпов: "Кабердән чыкканыма быел 63 ел тула"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:47 0:00

​1952 елны Балтач район хәрби комиссариатыннан Көшкәтбаш авылының дүрт егете армия сафларына алына, алар арасында Габдрәүф Нәкыйпов та була. Казаннан 500ләп егетне поезд белән Беларусның Гомель өлкәсендә урман эчендә урнашкан 59850нче санлы хәрби бүлеккә җибәрәләр. Берничә ай артиллерия бригадасында хезмәт иткәннән соң, Габдрәүф Нәкыйпов 17443нче бүлеккә күчерелә. Анда ул машина йөртү таныклыгын алып ГАЗ-63 машинасын йөртә. Польша чиге кырындагы Мински полигонында зур өйрәнүләрдә катнаша. 1954 елның 1 июлендә яшь егетләрне эшелон белән билгесез якка алып китәләр. Юлда булган вакытта гына солдатлар Оренбур өлкәсенең Тоцки хәрби лагерына баруларын беләләр. Унбиш көнлек юлны үтеп билгеләнгән җиргә килеп урнашкач, егетләрдән бер ай дәвамында блиндажлар төзеттерәләр. Совет Берлегенең барлык өлкәләреннән 45 мең солдат һәм офицер китерелгән була. Сугыш кораллары, танклар, төрле җан ияләре - хайваннар билгеле радиусларда урнаштырыла. Соңыннан гына солдатлар үзләрен атом бомбасын сынавына әзерләгәннәрен аңлыйлар. Иртәгә сынау буласы дигән көнне аларны юындырып, өр-яңадан киендерәләр.

Юлдан барган чакта махсус калдырылган хайваннар, кош-кортлар көлгә әйләнеп юк булганын күрдек

"Бу - сугышта булган шикелле күнегүләр иде. Безнең батарея - артиллерия, 122 миллиметрлы гаубицалар. Шартлаудан соң шул гаубицаларның буяулары калмаган иде, көпшәләре кып-кызыл булып калды. 40 минутлык артподготовка булганнан соң алга таба киттек, дошманны куган шикелле. Чыдый алмаслык эсселек, командир белән машинада барган вакытта “Ничек булса да эсселеккә түзегез, әмма берүк тәрәзләрне ача күрмәгез” дигән сүзләре әле дә исемдә. Юлдан барган чакта махсус калдырылган хайваннар, кош-кортлар көлгә әйләнеп юк булганын күрдек, шартлау булган урынга иң якын авыл тулысынча диярлек янып беткән иде, морҗалары гына калган иде. Шунсына хәйран булып калдык: авылның нәкъ уртасында бер йорт бернишләмәгән килеш тора иде, нишләткәннәр ул йортны? Шул авылны узып тагын биш-алты километр чамасы барганнан соң безгә “отбой” боерыгы бирелде”, дип искә төшерә Габдрәүф Нәкыйпов.

Габдрәүф Нәкыйпов уртада
Габдрәүф Нәкыйпов уртада

Шартлау буласы урыннан ун чакрым ераклык тирәсендә урнашкан торак пункта яшәүче халыкны алдан эвакуацияләп алып киткән булганнар. Исән калган хәрбиләргә яңа биргән киемнәрен салдырып иске киемнәрен таратканнар һәм Тоцки полигонында тагын бер атна чамасы җыештыру эшләрендә катнашканнан соң аларны үз бүлекләренә озатканнар. Аларны озатканнан соң ул җирләргә төрмәдә утыручы 20 мең кешене китертеп саклану җайланмаларсыз сәгатьләп тотулары турында да ишеткәннәр исән калучы хәрбиләр. Бу күренеш сынауны дәвам итү - атом көченең соңыннан булган тәэсирен өйрәнүгә юнәлтелгәнен күрсәтә.

Атом бомбасы сынавында катнашачакларын кайбер солдатлар белми дә калган

Габдрәүф Нәкыйпов сүзләренчә, атом бомбасы сынавында катнашачакларын кайбер солдатлар гомумән белми дә калган. Бүгенге көндә аның белән бергә сынауда катнашкан авылдашлары берсе дә исән түгел. Ул үзе сынаудан соң булган тәэсирне дүрт елдан соң ук сизә башлый. Баш авырту, кулбашлары сызлау, күз күреме начараю, ашказаны асты авыруы, ике тапкыр инфаркт кичерә. “Быел кабердән чыкканыма 63 ел тула”, дип хәтирәләргә бирелеп әйтә Габдрәүф абый.

Сынауда катнашкан солдат, офицерларга бу турыда сөйләү тыелган була, хәтта хәрби документларына да сынауда катнашу турында бер сүз дә язылмый. Украинаның Чернобыль атом электр станциясендә фаҗига булмаса, Тоцки полигонында булган вакыйга ачылыр идеме-юкмы - икеле. Үткәрелгән сынауда катнашуны әле җиде ел военкомат юлларын таптап, исбатлап күрсәтергә туры килгән Габдрәүф Нәкыйповка. Башта “анда катнашкан кеше 30 елдан артык яшәми”, дигән кимсетә торган кәгазь килгән булган. 2000 елда гына, ниһаять, Петербур шәһәреннән тиешле документ кәгазьләре килә. Шул вакыттан бирле Нәкыйповлар гаиләсе газ, су, электр энергиясен куллану өчен 50 процент ташлама белән түләгән, бирелгән документ ярдәмендә транспортта йөрү бушка булган, соңгы елларда ул ташламалар да туктатылган. Шунсы гаҗәп, ул сынауда катнашкан хәрбиләргә 3нче дәрәҗәле Дан ордены бирелергә тиеш булган, әмма лаеклы орден урынына “бирелергә тиеш” дип язылган кәгазь генә килгән. Шул орденны бирергә тимер тапмадылар бүгенге көндә, ди Габдрәүф Нәкыйпов.

Габдрәүф Нәкыйпов җәмәгате Фәүзия ханым белән
Габдрәүф Нәкыйпов җәмәгате Фәүзия ханым белән

"Бик тиз кызып китеп, тиз сүрелә торган холыклы бабай", дип әйтә ире турында аның җәмәгате Фәүзия ханым. Аларның бергә тормыш итүләренә быел 60 ел тулган. Хәрби сер булганлыктан өйләнгән вакытта Габдрәүф Нәкыйпов атом бомбасы сынавында катнашканын булачак хатынына әйтмәгән. Бары тик 1990нчы елларда гына Фәүзия ханым иренең шундый җирдә булып кайтканын белгән. “Ничек үлмичә калды икән дип бик кайгырдым, бик җәлләдем үзен ул вакытта. Шуңа бик еш авырыймы икән дип тә уйладым. Гел йөрәк авыртуына, кан басымына зарланды. Хастаханәләрдә саклап утырган чаклар да шактый булды. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, бер-беребезгә таяныч булып яшибез”, дип сөйләде Азатлыкка Фәүзия ханым.

Тоцки күнегүләре - 1954 елның 14 сентябрендә Оренбур өлкәсенең Тоцки полигонында атом коралы кулланып үткәрелгән тактик күнегүләр. Анда барлыгы 45 мең хәрби катнаша. Күнегүләрнең​ максаты - атом коралы кулланып дошманның саклану сафларын бәреп керү юлларын сынау. Тоцки полигоны Көнбатыш Европаның гадәти рельефын хәтерләткәнгә сайлана. Көнбатыш Европа Өченче дөнья сугышы башлануның иң ихтимал урыны дип санала.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG