Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия мәдрәсәсендәге янгында кимендә 25 кеше һәлак булган


Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендәге мәдрәсәләрнең берсендә янгын чыгып, кимендә 25 кеше һәлак булган. Аларның күпчелеге шәкертләр.

Янгын Дәрел Коръән Иттифакыя Коръән ятлау мәктәп-интернатында чыккан. Куала-Лумпур коткару хезмәте җитәкчесе Хәйреддин Драхман сүзләренчә, коткаручылар 23 шәкертнең һәм 2 мөгаллимнең мәетен тапкан, дип хәбәр итә Al Jazeera.

Якындагы хастаханәләргә 7 кеше китерелгән. Тагын 11е мәдрәсәдән чыгып китә алган.

Һәлак булганнарның күбесе 13-17 яшьлек яшүсмерләр. Интернатның бер генә чыгу урыны булган, шуңа күрә шәкертләр чыга алмаган, диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG