Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футбол дөнья чемпионатына билетлар сату башланды


Чемпионатка билетлар бәясе. fifa.com сайтыннан
Чемпионатка билетлар бәясе. fifa.com сайтыннан

14 сентябрьдә 2018 елгы футбол беренчелегенең финал уеннарына алдан билетлар сату башланды. Иң арзан билет 1280 сум, иң кыйммәте - 66 мең сум тора.

Билетлар берничә этап белән сатылачак, дип хәбәр итә Халыкара футбол федерациясе (ФИФА). 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр беренче этаптаның беренче өлешендә сайт аша гаризалар җыелып, очраклы җирәбә белән урыннар билгеләнә. Кемгә нинди урын эләккәне 16 ноябрьдә билгеле булачак. 16-28 ноябрьдә билетлар чират буенча сатылачак.

Икенче этап та ике өлештән тора ул 2017 елның 1 декабрендә FIFA 2018 беренчелегенең рәсми җирәбәсеннән соң башлана. Беренче өлеше 5 декабрьдән 2018 елның 31 гыйнварына, икенче өлеше 13 мартыннан 3 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Акчалары түләнгән билетларны киләсе елның апрель-маенда гына китерәчәкләр.

"Соңгы мизгелдә" билетларны 18 апрельдән 15 июльгә кадәр гади чират буенча алырга мөмкин.

Билетлар дүрт категориягә бүленгән. Иң арзан бәя - 1280 сум. Ул төркемнән чыгу уеннарына сатыла. Иң кыйммәте - финал матчлар. Аларга максималь бәя - 66 мең сум.

Футбол дөнья беренчелеге 2018 елда Русиянең 11 шәһәрендә, шул исәптән Казанда да узачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG