Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда шартлаткыч куелу турында хәбәрләрдән соң берничә бинадан кешеләр чыгарылды


Казанда полиция хезмәткәрләре (архив фотосы)
Казанда полиция хезмәткәрләре (архив фотосы)

Әлеге очракларның кимендә берсендә сүз махсус хезмәтләрнең күнегүләре турында барган диелә.

16 сентябрь шимбә көнне билгесез кешеләр телефоннан шалтратып Казанның берничә урыныда шартлаткыч куелу турында хәбәр иткән.

Интерфакс агентлыгы хәбәр итүенчә, сүз кимендә 9 бина турында бара, алар арасында "Кольцо", "Южный", "Миллениум" кебек сәүдә үзәкләре, хастаханәләр бар.

ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, бу 9 бинаның барысыннан да кешеләр чыгарылган. Агентлык чыганагы мәгълүматына күрә, кимендә бер очракта сүз махсус хезмәтләрнең күнегүләре турында барган.

10 сентябрьдән башлап Русиянең төрле шәһәрләрендә кеше күпләп җыелган урыннарда шартлаткычлар куелу турында аноним шалтратулар килә. Бу вакыт эчендә төрле төбәкләрдә барлыгы йөз меңнән артык кеше эвакуацияләнде. Әлегә шартлаткыч куелу хәбәрләренең берсе дә расланмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG