Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле драматург Ризван Хәмид вафат


17 сентябрь Казанда күренекле татар дрататургы Ризван Хәмид 76 яшендә бакыйлыкка күчте.

Ризван Хәмид (1941-2017)
Ризван Хәмид (1941-2017)

Ризван Хәмид беренче җитди әсәрен 1977 елда яза. "Синең урынына кайттым..." драмасы 1978 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелды. 1981 елда Әлмәт дәүләт драма театрында сәхнәләштерелде һәм русчага тәрҗемә ителеп берничә рус драма театрында уйналды. Башка әсәрләре - "Иске йорт кешеләре", "Каен җиле", "Кайтыр идем", "Китәм инде...", "Озын юлның тузаны" һәм башка күп әсәрләре төрле елларда төрле театрларда куелды.

Ризван Хәмид юмористик хикәяләр һәм балалар өчен кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре авторы да. Аның "Кайтыр идем..." дип аталган беренче пьесалар җыентыгы 1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты.

Ризван Хәмид 1941 елның 24 октябрендә Башкортстанның Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында туган. Ул Казан дәүләт педагогика институтында, 1978–1979 елларда Мәскәүнең Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтындагы курсларда укыган. 1984–1985 елларда Татарстан язучыларының Чаллы оешмасын җитәкләгән, ә 1985–1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары вазифаларын башкарган. 1986 елдан профессионал язучылык эшендә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG