Accessibility links

Русия хөкүмәтендә бюджетка кагылышлы киңәшмәләрдә ягулык акцизларын күтәрергә карар кылынган дип яза "Ведомости" газеты. Бу үз чиратында бензин бәясенең артуныа китерәчәк.

Өстәмә акчалар Кырым һәм Калининград өлкәсендәге проектларны финанслауга кирәк, диелә.

Берничә федераль түрә сөйләвенчә, бәяләр ике этапта арттырылачак. 2018 елның 1 гыйнварыннан һәм 1 июленнән бер литрга 50шәр тиенгә арттыру көтелә.

Акцизны 50 тиенгә арттыру аркасында ягулык бәясе 1,5 процентка, ягъни 60 тиенгә күтәрелергә мөмкин, диелә энергетика министрлыгы хатында. Моннан тыш, 2017 ел ахырына кадәр бәяләрнең болай да 2,8 сумга артуы көтелә. Инфляция дәрәҗәсе белән испәпләгәндә, 2018 елда ягулык бәясе 40сумнан артып китәргә мөмкин.

Акцизларны күтәрү тәкъдиме белән Русия транспорт министрлыгы чыккан. Кырымда "Таврида" трассасын, Калининград өлкәсендә "Приморское кольцо" юлын төзергә акча җитми, дигән басма чыганагы.

Кырым Русия тарафыннан 2014 елда аннексияләнде. Кырымда бәяләрнең югары, пенсияләрнең җитмәслек булуына зарланучыларга Русия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев акча булмавын җиткерде һәм бирешмәскә кушып яхшы кәеф теләгән иде.

XS
SM
MD
LG