Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Украина иминлегенә 500 миллион доллар бүлүне хуплады


Украина президенты Петр Порошенко
Украина президенты Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко АКШ Сенатының Украина иминлеге һәм саклану өлкәсенә ярдәм йөзеннән 500 миллион доллар акча бүлүне хуплавын белдерде. Бу хакта ул Twitter аша хәбәр итте.

"АКШ Сенаты "2018 ел өчен дәүләт саклануы бюджетын" хуплады. Канун өлгесе Украинага иминлек һәм саклану өлкәсенә ярдәм итү өчен 500 миллион доллар бүлүне дә күз уңында тота", ди Украина президенты.

Порошенко белдерүенчә, финанс ярдәменнән тыш, Украинаны саклану өчен корал белән тәэмин итү дә каралган. Моннан тыш, яраланган украин хәрбиләре АКШ медицина оешмаларында бушлай тернәкләндерү дә уза алачак.

Дүшәмбе АКШ Сенаты Пентагонның 2018 елда хәрби чыгымнары өчен 700 миллион доллар бүлү турында канун өлгесен хуплады.

Быел АКШ Украинага бүленгән финанслау күләмен ике тапкырга арттырды. 2016 елда АКШның элекке президенты Барак Обама Киевка 300 миллион доллар бүлү турында канун имзалаган һәм саклану кораллары бирергә карар иткән иде. Ләкин шуннан бирле АКШ әлеге коралларны Украинага тапшырмады.

Украинага корал кертү планын Дәүләт департаменты һәм Пентагон быел җәй ахырында әзерләде дип язды The Wall Street Journal.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG