Accessibility links

"Миңа тентү белән килерләр дип башыма да китермәгән идем"


Марат Сәлимов
Марат Сәлимов

Узган атна Мордовиядәге мөселман җәмәгать эшлеклесе Марат Сәлимов өендә тентү узды. Ул үзенең Вконтакте битенә экстремистик саналган Тимур Муцураев җырларын урнаштыруда шикләнелә.

Татар яшьләре форумы бюросы әгъзасы, Мордовия татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе, Мордовия дәүләт университеты доценты Марат Сәлимовка административ эш ачылу-ачылмау турында карар берничә көндә билгеле булачак. Бу хакта аңа сишәмбе көнне тикшерүче әйткән.

Тентү уздыру карары
Тентү уздыру карары

14 сентябрь көнне иртәнге 7дә ике кечкенә баласы алдында Марат Сәлимов өендә тентү узган. Аның Вконтакте битендә экстремистик материаллар, федераль исемлегенә кертелгән Тимур Муцураев җырлары булуы ачыклана. Тентүне шуңа уздырырга булганнар. Сәлимов әлеге җырларның үз битенә ничек килеп эләгүен аңламый.

"Берничә ел элек мин үземнең Вконтакте битемә Алла Пугачева, Александр Градский җырларын элгән идем. Хәзер әлеге җырчылар исеме белән торучы аудио язмаларда экстремистик материаллар исемлегенә кертелгән Тимур Муцураев җырлары пәйда булган. Бу хакта тентү вакытында гына белдем. Тыштан караганда анда шул ук Пугачева һәм Градский җырлары тора кебек, ә ачып карагач Муцураев җырлый.

Хәзер тикшерү эше бара. Минем компьютерның система блогын алдылар. Тикшерүчеләр бу аудиоларны мин үзем челтәрдә урнаштырган дип исбат итмәкче.

Мин әле тентү булганнан соң тикшерүчеләр белән сөйләшмәгән идем. Сишәмбе көнне барып барысын да сөйләдем.

"Бәлкем кемдер минем битемә кереп алмаштыргандыр, ә мин аны сизмәгәнмендер, чөнки тышкы яктан бернинди үзгәреш юк, дидем. Шул ук көнне ФСБга барып әлеге язуларны сөртүем турында әйттем. Чөнки алар минем система блогын алып киттеләр бит. Тикшерүче барысын да язып алды. Миңа карата административ эш ачылу-ачылмау турында карар берничә көндә хәл ителәчәк", диде Сәлимов.

Ул Пугачева һәм Градский җырларын Муцураев җырларына алмаштыруларын үзенчә аңлата.

"Мөселман буларак миңа ислам экстремизмына бәйле җырны тыкканнар. Имеш аны мин үзем эшләгән дигән нәтиҗә чыгарылсын өчен эшләнгәндер.

Тенту уздыру карары
Тенту уздыру карары

Бу башкаларга да сабак. Хәзер теләсә кемнең өенә тентү белән килеп социаль челтәрдәге битендә аудио язмаларда әллә нәрсә булуы ачыкланырга мөмкин. Ә сез аны белмәскә дә ихтималсыз.

Аннары Вконтакте челтәрендә мондый очраклар булгалады инде. Җинаять эше дә ачылды. Имам Али Якупов инде икенче ел мәхкәмә юлларын таптый. Вконтактеда иминлек системасы бик аптырата торган.

Гомеремдә дә миңа тентү белән килерләр дип башыма да китергән юк иде. Әле бит мәхкәмә карары белән килгәннәр. Мин бит Facebook, Вконтакте битләрендә исламны яхшы яктан күрсәткән язмаларны гына эләм. Кемдер мине шушы юл белән күтемә утыртмакчы булган күрәсең", ди Сәлимов.

Ул бу эштә кемнән шикләнүен әйтә алмады.

"Ике шикләнү бар. Беренчесе - минем мөселман эшчәнлегемне күрә алмаучылар. Икенчесе - радикализмга каршы булуымны һәм аңа каршы көрәшүемне яратмаучылар, чөнки миңа Вконтактеда "Ислам дәүләте" радикал хәрәкәте тарафдарларыннан янаулар килгәләде. Алар мин пропагандалаган ислам ул дөрес түгел, тегесе-бусы дип яздылар. Шуңа берәүләр мин мөселман булганга, икенчеләре радикал булмаганга борчыла. Минем Вконтакте битемә Муцураев җырларын икесе дә элергә мөмкин.

Аннары техник яктан барысын да эшләргә була. Бу бит Вконтакте серверына сылтама. Мин бит файл урнаштырмадым, мин бары сылтама гына бирдем. Бәлкем минем компьютерны ачып та тормыйча серверда трэкны алмаштырганнардыр. Сылтамалар иске, ә җырлары яңа", ди Марат Сәлимов.

Белешмә. Тимур Муцураев – чечен җырчысы. Чечняның Русиядән аерылу тарафдары, беренче чечен сугышында катнашучы. 2010 елның 30 июлендә аның берничә җыры экстремистик материаллар федераль исемлегенә кертелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG