Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Татарстанга ватандашларның күчеп кайту програмын раслады


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев чит илдә яшәүче ватандашларның Татарстаанга ихтыяри күчеп кайтуларына ярдәм күрсәтү турындагы програмны раслады. 2017-2018 елларда Татарстанга 300ләп кешене кайтарыр дип фаразлана.

Хөкүмәт сайтында урнаштырылган документта "Програм, беренче чиратта, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, спорт, мәгълүмати технологияләр белгечләре һәм әлеге юнәлешләрдә белем алучы студентларны кайтаруны күз уңында тота. Өстенлек актуаль фәнни һәм технологик проблемнар белән шөгыльләнүче белгечләргә һәм галимнәргә биреләчәк", диелә.

Күчеп кайту програмы 2017-2018 елларга каралган. Әлеге програм Татарстанга 300ләп кешене кайтарыр дип фаразлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG