Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Руслан Гарифуллин йорт сагына алынган


Руслан Гарифуллин
Руслан Гарифуллин

Казанның Совет районы мәхкәмәсе татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашаповның адвокаты Руслан Гарифуллинны 14 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр йорт сагына алу турында карар чыгарганлыгы мәгълүм булды.

Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Гарифуллинга Русия җинаять кодексының 159 маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән, дип яза "Idel.Реалии". Ул оешкан төркем белән ялган документлар күрсәтеп, җир кишәрлекләренә ия булу хокукы алган, диелә.

Танылган адвокат Руслан Гарифуллин Рәфис Кашаповтан тыш башка мөселманнарны яклавы белән дә билгеле. ​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG