Accessibility links

җомга, 20 октябрь 2017, Казан вакыты 17:05

Канаданың Торонто шәһәрендәге "Берлек" татар оешмасының президент урынбасары Әмир Җиһаншин Татарстанда татар телен яклауларын сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменә хат юллаган.

Җиһаншин татар теленең Татарстанда дәүләт теле буларак сакланып калуы – милләтнең сакланып калуы белән бәйле дип яза.

"2017 ел татар теле өчен шактый катлаулы булып чыкты. Ватаныбыздан читтә яшәсәк тә, матбугатта, интернетта татар телен укыту турында бәхәс кубуын күзәтәбез. Ни өчен кайбер илләрдә балалар хәтта 3-4 тел өйрәнә һәм бу гадәти хәл санала, ә Татарстанда кемнеңдер ачуын чыгара? Кызганыч ки, татар теленә басым ясау бара һәм бу борчый. Бу низагның сәбәпләре нигезсез.

Татар теле рус телен өйрәнүгә начар тәэсир итә дип язган берничә мәкалә укыдым. Берсендә дә бу фикерне дәлилләгән фактлар, фәнни тикшеренүләр тапмадым. Татар телен уку рус телен үзләштерүгә тәэсир ясаганы исбатлансын. Нинди нәтиҗәгә китерүе турында фәнни тикшеренүләр уздырылсын, дөньяның иң яхшы югары уку йортларыннан экспертлар чакырылсын. Әгәр чыннан да шулай икән, бу мәсьәләне хәл итәр өчен башка юллар табарга мөмкин булачак.

Тел булмаса, милләт тә юк. Татарстан – дөньяда татар теле дәүләт теле буларак Конституция тарафыннан якланган бердәнбер урын. Әгәр татар теле ватанында дәүләт дәрәҗәсендә якланмаса, мәктәпләрдә укытылмаса, милләтне саклап калу мөмкин булмаячак", ди хат авторы.

Әмир Җиһаншин – Microsoft ширкәтендә программист. Үзбәкстанда туган, бүгенге көнне Канаданың Торонто шәһәрендә яши. Канаданың Торонто шәһәрендә эшләүче "Берлек" татар оешмасының президент урынбасары. Быел Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның АКШка сәфәре вакытында яшьләр белән оештырылган очрашуда катнашты.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG