Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:48

Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләде


Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең яңа әгъзасы Рөстәм Заһидуллин

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең яңа әгъзалары арасында элекке Дәүләт банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов та бар.

Татарстан сайлау комиссиясенә әгъзалар билгеләү турындагы документ президент сайтында дөнья күрде.

Шаһиәхмәтовтан тыш, комиссиягә кабат Рәшидә Вәлиуллова һәм Виталий Смирнов керде. КПРФтан Валентин Кострин, "Гадел Русия"дән Эрик Куралов, КФУ проректоры Рияз Миңзарипов һәм Татарстан хөкүмәтеннән Олег Сквордяков - яңа кешеләр.

Моңа кадәр Дәүләт шурасының 31нче утырышында тагын җиде кеше Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә сайланган иде. Дәүләт Шурасыннан билгеләнүчеләр арасында Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, "Бердәм Русия"дән Светлана Гыйниятуллина, ЛДПРдан Андрей Кудряшов, Чаллы шәһәре башкарма комитетыннан Ленар Әхмәтҗанов, Казан башкарма комитетыннан Ольга Воронова бар. Сайлау комиссиясендә моңа кадәр эшләгән секретарь Надежда Борисова һәм Түбән Камадан Марат Шаһивәлиев та әгъза итеп сайланды.

"Яблоко"һәм "Русия коммунистлары" фиркаләре намзәтләре кире кагылды.

Моңа кадәр Татарстан сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгән Әгъзам Гобәйдуллин комиссиягә кермәде. Ул 10 сентябрьдә узган сайлауларда Тәтеш районының Олы Шәмәк авылы берәмлеге шурасы депутаты булып сайланды. Гобәйдуллин соңрак Татарстанның муниципаль берәмлекләре шурасын җитәкләячәк дип фаразлана.

Татарстан сайлау комиссиясенең яңа рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов булырга мөмкин, дигән сүзләр йөри.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG