Бүген 7.30дан Татарстан хөкүмәте бинасы каршында "Миллениум Сити" торак комплексында фатир алырга акча кертеп алданучылар ялгыз пикетлар уздыра.
"Аның максаты - хөкүмәт тарафыннан безнең проблеманы күрмәмешкә салышу белән көрәшү", диде "Идел Реалии"га анда катнашучылар.
Әлеге торак комплексны "Свей" ширкәте җитәкчесе Рәшит Аитов әле 2004 елны ук төзи башлаган иде. Аны Казанның менеллыгына тәмамлау планлаштырылды, әмма оешма эшен вакытында төгәлли алмады. 2011 елны әлеге комплекс "Тимер Банк" карамагына күчте, 2012 елдан бирле төзелеш алга китмәде.
Фатир алуга акча кертеп алданучылар Татарстан президенты идарәсенә, Казан башкарма комитетына, муниципаль комитетларга хатлар да язып карады, әмма җавап ала алмады. Соңгы хатларын алар Русия президенты Владимир Путинга язды.
"Казан хакимияте 13 ел дәвам иткән төзелеш мәсьәләсен хәл итәр хәлдә түгел" диелгән пикетка чыгучылар тоткан шигарьдә.
11гә кадәр планлаштырылган чарада җиде кеше бер-берсен алмаштырачак.