Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтпәрвәр галим Азат Зыятдинов вафат


Азат Зыятдинов
Азат Зыятдинов

Галим, озак еллар дәвамында Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган милли хәрәкәт активисты Азат Зыятдинов вафат.

Бу хәбәрне Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев Азатлыкка раслады. Аның белән хушлашу иртәгә булачак, ул Балтач районындагы туган авылы Таузарда җирләнәчәк.

Разил Вәлиев аның белән берничә көн элек кенә очрашканын әйтте. "Азат абый бүген өзелгән, аның йөрәге туктаган. Сәламәтлеге какшаган иде, әмма йөрде. Ике көн элек Татарстан Дәүләт шурасына килде, миндә озак кына сөйләшеп утырдык, проблемнар турында фикерләштек. Соңгы көненә кадәр ул Татарстан турында борчылды. Кичә телефоннан да сөйләшкән идек. Урыны җәннәттә булсын", диде ул безгә.

Азат Зыятдинов милли хәрәкәт активисты иде. Ул Түбән Кама Татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе иде, аны рәис буларак җитәкләде дә.

Азатлыкка биргән интервьюсында Татарстан ирешелгән уңышларын югалтырга мөмкин дип борчылып сөйләде.

"Русиядә хәлләр мактанырлык түгел. Демократиянең ни икәнен белми калдык, татып кына өлгердек, хәзер аның белән бүки урынына халыкны куркытылар. Аны хәтта сүгенү сүзенә әверелдерделәр. Кешеләргә ирек бирсәң, алар әллә нишләр кебек. Әмма без бит XXI гасырда яшибез! Үз кешеләребездән курку кирәкми. Корал белән куркытып кына идарә итү бар. Бу – зур ялгышлык. Акыл, әхлак үсеше аксый. Ә нигә аксый? Мәдәнияткә игътибар юк икән, ирекле фикер йөртүче, әмма шул ук вакытта җаваплы кешеләрдән торган җәмгыять төзеп булмый. Ә без бит шуны теләдек. Яшәү дәрәҗәсен күтәрик, кешегә кешечә караш булсын. Кораллар ясап кына көчле булып булмый", диде ул.

Балтач районы Таузар авылында туып (20 гыйнвар 1939) үскән Азат Зыятдинов хәрби хезмәттән кайтканнан соң Казан авиация институтында электроник инженер белгечлеге ала. Шуннан соң аның бөтен тормышы Түбән Кама белән бәйле була.

Азат Зыятдинов Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәге бүлеген оештыруда башлап йөрде, беренче һәм икенче татар конгрессы әгъзасы булды. Ул 1990-1995 елларда Татарстан парламенты әгъзасы булды, Татарстанның дәүләт суверенитеты декларациясен, республиканың дәүләт символларын әзерләүдә һәм кабул итүдә актив катнашты, Милли мәсьәләләр даими комиссиясе әгъзасы буларак, татар халкының милли мәнфәгатьләрен яклау һәм алга сөрү юнәлешендә киңкүләмле эш алып барды.

Азатлык архивында Азат әфәнденең үзе башкаруында шигыре сакалана. Бүген аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Азат Зыятдинов. "Мин – татармын"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG