Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ангела Меркель партиясе Германия Бундестагы сайлавында җиңә


Германиядә Бундестагка сайлауның рәсми булмаган нәтиҗәләре игълан ителде. Меркель партиясе җиңә.

Берлин үзәгендә йөзләрчә протест белдерүчеләр фашизмга һәм "Германия өчен альтернатива" яңа парламент фиркасенә каршы шигарьләр кычкыра. ФРГ канцлеры Ангела Меркель үз тарафдарларының җиңүеннән соң беренче чыгышында "Германия өчен альтернатива" милләтчеләр фиркасенә тавыш бирүчеләрнең мәнфәгатьләренә колак салачагын әйтте. Германиянең 13% тавыш бирүчесе Меркельның миграция сәясәтенә каршылык белдереп әлеге уң партияне сайлады. Алар Германиягә күпләп мигрантларга килүгә нәкъ Меркель җаваплы дип саный.

Экзит-поллның беренчел мәгълүматларына күрә, 32,5% белән Ангела Меркельның Христиан-демократик фикаләр блогы җиңә. Икенче булып - 20% белән социал-демократлар килә. Аның җитәкчесе Мартин Шульц өчен бу соңгы еллардагы иң начар нәтиҗә. Беренче тапкыр Бундестагка эләккән "Германия өчен альтернатива" фиркасенең 13% тавыш казаныр дип фаразланмаган иде.

XS
SM
MD
LG