Ташкентка өч көнлек эш сәфәре белән килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүче татарлар белән очрашып азсанлы халыкларның телләрен саклау мәсьәләләсен дә күтәрде.
Миңнеханов телне саклау өчен ул телдә аралашу кирәклеген әйтте. “Мәктәптә укытудан тыш әле аралашу да кирәк. Әгәр өйдә ул телдә аралашу булмаса, телне саклау бик авыр, мөмкин түгел. Үзеңнән башларга, үрнәк күрсәтергә кирәк”, диде Татарстан президенты.
Миңнеханов Финляндия һәм Австралия тарарларының үз телләрен саклавын башкаларга үрнәк итеп китерде.
Үзбәкстанда хәзер 280 меңләп татар исәпләнә, аларның 100 меңнән артыгы башкала Ташкентта яши.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.