Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:36

Русия президенты Владимир Путин Самар өлкәсе губернаторы Николай Меркушкинның үз теләге белән вазифасыннан китү гаризасын хуплады.

Вакытлыча губернатор вазифасын башкаручы итеп Дмитрий Азаров билгеләнде.

Меркушкин исә Русия президентының Дөнья фин-угыр халыклары конгрессы белән хезмәттәшлек өчен җаваплы махсус вәкиле итеп билгеләнде.

Самар өлкәсендә 2012 елдан бирле губернатор булган, аңарчы 17 елга якын Мордовияне җитәкләгән Меркушкинга киләсе елның февралендә 67 яшь тула.

Күптән түгел "Коммерсантъ" тиздән берничә төбәкнең җитәкчесе алышынырга мөмкин дип язган иде. Алыштырылырга мөмкин җитәкчеләр арасында Меркушкиннан тыш Иваново, Түбән Новгород, Мурмански, Новосибирски, Омски өлкәләре, Ненец автоном бүлгесе, Краскоярски һәм Алтай яклары җитәкчеләре дә аталды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG