Accessibility links

Казанның чүп яндыру заводын Яшел Үзән районында төзергә мөмкиннәр


Казанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы митинг
Казанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы митинг

Чүп яндыру заводын Казанның көньяк-көнчыгышында төзү ниятеннән, "социаль киеренкелек" сәбәпле баш тартырга мөмкиннәр.

"Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест" чүп яндыру заводын Казанда төзүдән баш тартып аны Яшел Үзән районында төзергә әзер. Бу хакта ширкәтнең матбугат хезмәтенә таянып "Inkazan" хәбәр итә.

Заводны Яшел Үзән районының кайсы урынында төзергә җыенулары әлегә әйтелми.

Моңарчы аны Казанның көньяк-көнчыгышында, күп кеше яшәгән Әҗем бистәсеннән берничә чакрымда гына төзергә җыеналар иде. Берничә мең кеше анда төзүгә каршы мөрәҗәгатьне имзалаганнан соң һәм күпсанлы ризасызлык пикетлары нәтиҗәсендә "РТ-Инвест" төзелешне Казанның төньягына күчерү мөмкинлеге турында белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG