Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вим-авиа"ның чит илләрдә калган 40 меңләп юлчысы кайта алмый


"ВИМ-авиа" очкычы
"ВИМ-авиа" очкычы

Ростуризм мәгълүматларына караганда, чит илләрдә "Вим-авиа"ның 40 меңләп юлчысы бар. Аларның Русиягә ничек кайтарылачагы әлегә билгеле түгел.

Юлчыларны Русиягә кайтару тәртибе Росавиация һәм Русия транспорт министрлыгы тарафыннан якын араларда билгеләнәчәк, дип яза TourDom.ru.

Туристлар әле кунакханәләрдә, аларның ялы туроператорлар хисабына озайтыла. "Очып китәргә өлгермәгән туристларның яллары бозылырга мөмкин, чөнки чартер програмы тулысынча ябылды", дип кисәтте Ростуризм башлыгы Олег Сафонов.

Сишәмбе Русиянең туроператорлар берлеге ил хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Ул "ВИМ-авиа"ның мөшкел хәленә бәйле, вазгыятькә тыкшынуны сорады.

"ВИМ-авиа" ширкәте Татарстанның Саба районында теркәлгән. 23 сентябрьдән авиаширкәтнең очышлары тоткарлана башлады. 26 сентябрьдә ширкәт, финанс хәленең авыр булуына сылтанып, барлык чартерларны да туктатуын белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG