Русия фәннәр академиясе президенты урынына биш кеше дәгъва итте. Шуларның икесе - Сергеев һәм Нигъмәтуллин икенче турга чыкты. Нәтиҗәдә 1489 тавыш бирүченең 1045е Александр Сергеевны сайлады. Фәннәр академиясенең океанология институты җитәкчесе Роберт Нигъмәтуллин 412 тавыш җыйды.
"Сайлау кампаниясе вакытында хакимият үзен демократик яктан күрсәтте, өстән дә, читтән дә басым булмады, конструктив очрашулар, планнар турында сөйләшүләр булды", диде Сергеев сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәннән соң.
Александр Сергеев - лазер физикасы, плазма физикасы һәм югары сизгерлекле оптик үлчәнеш өлкәсе белгече. Түбән Новгородта урнашкан Гамәли физика институтын 2015 елдан бирле җитәкли.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.