Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт халкы конгрессы" җитәкчесе башкорт телен яклау өчен штрафка тартыла


Вәлиәхмәт Бәдретдинов митингта. Уфа, 16 сентябрь, 2017.
Вәлиәхмәт Бәдретдинов митингта. Уфа, 16 сентябрь, 2017.

"Башкорт халкы конгрессы" башкарма җитәкчесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов 16 сентябрьдә башкорт телен яклап уздырылган митингта катнашканы өчен мәхкәмә карары белән 15 мең сум штрафка тарттырыла.

Бәдретдинов митинглар, йөрешләр, урам җыеннары уздыру тәртибен бозуда гапеләнде.

16 сентябрьдә ул үз чыгышында: "Башкорт халкына караңгы көннәр килде. Без барыбыз да хафага төштек. Хокукларыбызны югалтсак, оныкларыбызга берни дә калмаячак. Боларга кем гаепле? Балык башыннан чери. Республика башы һәм аның яраннары башкорт халкына хыянәт итте. Алар безне йомшак кәнәфиләренә саттылар. Җитәкчеләр халкын да, аларның телен дә бар дип тә белми. Безнең таләпләр ил башына, баш прокурорга барып җитәр дип ышанабыз”, дигән иде.

Башкорт телен яклап оештырылган митингта "Башкорт" оешмасы, "Башкорт халкы конрессы" активистлары катнашты. Чарага хакимиятләр рөхсәт бирмәде һәм аны уздыруга төрлечә юл куймаска тырышты.

Соңрак, 18 сентябрьдә Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе "Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчыновны "полиция хезмәткәренә буйсынмаганы өчен" 750 сум штрафка тарттырды.

Моннан тыш, Уфа полициясе башкорт телен яклап һәм Рөстәм Хәмитовның китүен таләп итеп уздырылган митингларның актив катнашучыларына да беркетмәләр төзи. Активистлар хәбәр итүенчә, полиция хезмәткәрләре аларның өйләренә килә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG