15 октябрьгә кадәр мондый очышлар әле дәвам итәчәк диелә. 16 октбярьгә яки аннан соңгы вакытка алынган билетларны кайтарырга киңәш ителә.
Моннан тыш, министрлык һава аланнары һәм ягулык ширкәтләре белән сөйләшүләр алып барган. Нәтиҗәдә "ВИМ-авиа"ның барлык планлаштырган очышлары башкарылачак, диелә. 28 сентябрьдә Төркиянең Анталия һава аланыннан Мәскәүгә ике меңләп турист кайтарылачак. Бүген шулай ук Внуководан Русиянең башка шәһәрләренә очышлар башкарылачак. "Пулково"дан Пекинга бер очкыч китәчәк һәм кире әйләнеп кайтачак, дип белдерелә.
Пәнҗешәмбе "Ред Вингс" ширкәте Риминидан "ВИМ-авиа"ның юлчыларын Мәскәүгә алып кайтачак.
Шул ук вакытта Канар утрауларында ял итүче 300ләп туристның Русиягә ничек кайтулары билгесез, дип хәбәр итте Русия туроператорлары берлеге. Әгәр рейсны алыштыручы авиаширкәт табылмаса, юлчыларга үзләренә билет алырга яки утрауларда көтеп торырга туры киләчәк. Мәскәүгә башкарылучы бердәнбер туры очышка билет бәясе бер кешегә 60 мең сумнан артып китә.
Кайбер матбугат чаралары язуынча, "ВИМ-авиа" Росавиациядән 55 миллион сум күләмендә субсидия алган.
Чәршәмбе президент Владимир Путин Русия транспорт министры Максим Соколовка авиаширкәтнең бөлгенлеккә төшүенә бәйле шелтә белдерде.
Медиа язуынча, "ВИМ-авиа" хуҗасы Рәшит Мурсекаев сишәмбе Русиядән чыгып киткән. Авиаширкәтнең вазифадагы затларына җинаять эше ачылган. Росавиациядә белдерүләренчә, "ВИМ-авиа"ның 7 млрд сумлык бурычы бар. Авиширкәт алты банктан кредит алган. Иң зур кредит бирүче "Зенит" банкы булган, диелә.
"ВИМ-авиа" ширкәте Татарстанның Саба районында теркәлгән. 23 сентябрьдән авиаширкәтнең очышлары тоткарлана башлады. 26 сентябрьдә ширкәт, финанс хәленең авыр булуына сылтанып, барлык чартерларны да туктатуын белдерде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.