Accessibility links

Казанның дары җитештерү корылмасын Удмуртиянең Кизнер авылына күчерү дүрт елга сузылачак.

"Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге даими вәкиле Михаил Бабич дары корылмасын Кизнерга күчерү корылманың куәтен киләчәктә дә куллануның төп варианты булып тора, диде. Аны күчерү өчен дүрт еллап вакыт кирәк булачак", диләр матбугат хезмәтендә. Бу хакта РБК яза.

Чәршәмбе Русия сәнәгать министры Денис Мантуров президент Владимир Путинга Кизнер киләчәктә дары һәм шартлаткыч матдәләр җитештерү өчен файланылачак, дип белдергән иде. Казанда исә дары корылмасын ябу планлаштырыла, диде министр.

Кизнер авылы Ижау шәһәреннән 145 чакрым ераклыкта, Люга елгасы янында урнашкан. Авыл аша Казан-Екатеринбур тимер юлы уза. Тимер юл белән Казан дары заводының корылмаларын ташырга мөмкин булачак, диелә. Моңа кадәр Кизнерда Русиядәге химик коралны юк итүче җиде заводның берсе эшли иде. Күптән түгел анда химик арсеналның соңгы тупланмалары юк ителде.

Соңгы елларда Казан дары җитештерү корылмасында вазгыять кискенләште. Анда берничә тапкыр шартлаулар һәм янгыннар чыкты, кешеләр һәлак булды. Күптән түгел аның җитәкчесе алышынды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG