Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Илми Умеров хөкемен гамәлдән чыгаруны таләп итә


Илми Умеров
Илми Умеров

Европа берлеге Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровка карата чыгарылган җәзаны хөкем итте. Бу халыкара хокукларга каршы килә, Европа берлеге хөкем карарының гамәлдән чыгарылуын көтә, диелә Европа берлегенең тышкы эшләр хезмәте белдерүендә.

Белдерүдә язылуынча, Европа берлеге Русиянең Кырымны аннексияләвен канунсыз дип саный, шул сәбәпле андагы "мәхкәмәне" дә, аның карарын да танымый. Умеровка чыгарылган карар кырымтатарларны эзәрлекләүнең һәм ярымутрауда кеше хокукларына бәйле вазгыятьнең киеренкеләнүенең тагын бер мисалы, диелә.

Чәршәмбе шулай ук Amnesty International хокук яклау оешмасы да Илми Умеровка чыгарылган хөкемне Кырымда кеше хокукларына һәм ирекләренә һөҗүм дип атаган иде.

Аннексияләнгән Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән Акмәчет мәхкәмәсе 27 сентябрьдә Кырымтатар мәҗлесе рәис урынбасары Илми Умеровны ике ел колониягә хөкем итте. Умеров мәхкәмәдән чыкканнан соң үз карашлары үзгәрмәвен, Кырымны Украинага кайтару тарафдары булып калуын белдерде һәм ярымутраудагы хәзерге хакимиятне оешкан җинаятьчел төркем дип атады.

Кырымтатар халкы мәҗлесе Русиядә экстремистик оешма дип танылган һәм тыелган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG