Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Ненец автоном бүлгесе башлыгын вазифасыннан алды


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия президенты Владимир Путин Ненец автоном бүлгесе губернаторы Игорь Кошинны вазифасыннан алу турында фәрман имзалады.

Төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр Русиянең икътисади үсеш министры урынбасары булып эшләгән Александр Цыбульский билгеләнде.

Кошин Ненец автоном бүлгесен 2014 елдан бирле җитәкли иде. Аңарчы озак вакыт сенатор булды.

Александр Цыбульский 1979 елда Мәскәүдә туган.

Соңгы көннәрдә Кошин - вазифасыннан азат ителгән өченче губернатор булды. Аңа кадәр Путин Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевны һәм Самара өлкәсе башлыгы Николай Меркушкинны да алган иде.

Чәршәмбе Краноярски ягы губернаторы һәм Дагыстан башлыгы үз вазифаларыннан китәргә җыенулары турында белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG