АКШта узган президент сайлавы кампаниясе барышында Русиянең ялган яңалыклар таратуы, ялган аккаунтлар һәм интернет-ботлар куллануы турында Twitter вәкилләре пәнҗешәмбе Сенатның Күзләү комитетына сөйләде.
Тыңлаулар вакытында шулай ук Russia Today телеканалының 2016 елда Twitterда үзенең 1800 хәбәрен элү өчен 274 мең доллар түләгәнлеге дә әйтелә. Әлеге хәбәрләр максатлы аудиториягә җиткерелгән, диелә. Яңалыкларның нинди темага булганлыгы ачыкланмый.
Күзләү комитеты әгъзасы республикан Джеймс Ланкворд фикеренчә, нәкъ менә Русиянең "трольләр фабрикасы" Twitterда алып барган кампания ярдәмендә җәмгыятьтә АКШ футболистлары белән бәйле вакыйгага бәйле киеренкелек тудырылган. Соңгы көннәрдә Милли футбол лигасы спортчылары ил гимны уйнаганда, АКШ президенты Дональд Трампның расачыл сәясәтенә протест буларак, басып торудан баш тарткан иде. Җанатарларның бер өлеше футболчылар ягында булса, икенче өлеше Америка гимны уйнаганда каршылык чарасы уздыру дөрес түгел, дип саный.
Күптән түгел Facebook ширкәтенә нигез салучы Марк Цукерберг та АКШта гына түгел, ә бөтен дөньяда барган сайлауларга тәэсир ясау максаты белән ачылган меңләгән ялган аккаунт һәм сәхифәләрнең ябылуы турында белдергән иде. Цукерберг мәгълүматларына караганда, 2016 елгы сайлау кампаниясе вакытында Русия "трольләре" Facebookта низаг тудыручы реклама өчен 100 мең доллардан күбрәк акча тоткан.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.