Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның "Әр-Рәхим" мәчетен яңа оешкан "Имән кала" фонды төзеп бетерергә ярдәм итәчәк


Җәмигъ мәчетен үз эченә алган "Мөслим-сити" проекты
Җәмигъ мәчетен үз эченә алган "Мөслим-сити" проекты

Башкортстанда "Имән кала" дип аталаган Уфаның мәдәни-тарихи һәм архитектура мирасы объектларын саклап калуга һәм тергезүгә ярдәм итү фонды оештырылды. "Әр-Рәхим" мәчетен әлеге фонд ярдәмендә төзеп бетермәкчеләр.

Яңа оешма берничә дини объектны төзеп бетерү өчен инвестор эзли башлаган. Иң беренче чиратта, бу "Әр-Рәхим" мәчете һәм Комсомол урамындагы чиркәү, дип хәбәр итәләр Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Шулай ук Сипайлово бистәсендәге туктап калган чиркәү төзелешенә һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге кайбер объектларга ярдәм күрсәтеләчәк. Аерым алганда тарихи кыяфәтен югалткан Хәким мәчете дә төзекләндереләчәк диелә.

Уфадагы "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете төзелешен Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән бәйле "Урал" вакыфы финанслый башлаган иде. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән вакыф арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG