Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Согуд Гарәбстаны патшасы белән очрашуында Миңнеханов та катнашачак


Рөстәм Миңнеханов Сәлман бин Габделгазиз
патша белән, 2017 ел, февраль
Рөстәм Миңнеханов Сәлман бин Габделгазиз патша белән, 2017 ел, февраль

5 октябрьдә Русиягә Согуд Гарәбстаны патшасы Сәлман бин Габделазиз әл-Согуд киләчәк. Аның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Бу хакта Русия президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков сүзләренә таянып РИА Новости хәбәр итә.

Согуд Гарәбстаны патшасы Владимир Путин белән очрашачак. Очрашу барышында берничә документ имзаланачак, ди Ушаков. Татарстан президентының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, әлеге очрашуда Рөстәм Миңнеханов та катнашачак. Татарстан президенты Сәлман бин Габделгазизнең Русиягә сәфәре уңаеннан оештырылган кабул итүдә дә катнашыр дип көтелә.

Миңнеханов быел февральлдә Согуд Гарәбстаны патшасы белән очрашкан иде. Очрашу барышында Татарстан президенты Сәлман бин Габделгазизгә Путинның Русиягә чакыруын да тапшырды.

Миңнеханов әле Азия якларында йөри. Якшәмбе Татарстан президенты Япониягә сәфәре барышында "Татарстан-Япония" эшлекле форумында катнашты, "Токусикай" оешмасы җитәкчелеге, илнең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хиросигэ Сэко белән очрашты.

Дүшәмбе ул эш сәфәре белән Сингапурга килде. Хәбәр ителүенчә, Рөстәм Миңнеханов эко-шәһәр проекты белән танышып, Сингапур республикасы премьер-министры Ли Сянь Лун, сәүдә һәм сәнәгать министры Ко По Кун белән очрашачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG