Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный икенче дәүләт телләрен мәҗбүри укытуга каршы чыкты


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Русия оппозициясе җитәкчесе Алексей Навальный фикеренчә, республикаларның икенче дәүләт телләрен мәҗбүри укыту кирәкми. Шул ук вакытта аларны үстерергә кирәк, ди ул.

Русия оппозициясе лидерларларының берсе, ФБК фонды җитәкчесе Алексей Навальный республикаларның икенче дәүләт телләрен мәҗбүри укыту кирәкми дип исәпли. Моның турында ул "Эхо Москвы в Оренбурге" радиосына белдерде.

"Телне мәҗбүри укыту кирәкми, дип саныйм. Милли телләрне үстерү механизмнары бар. Аларны үстерергә кирәк. Безнең башкорт яки татар телен югалту хакыбыз юк", диде ул журналист соравына.

Оппозиция вәкиле фикеренчә, мәктәп укучылары башларына өстәмә телләрне "кагып" өйрәтергә кирәкми, аларның кайдадыр кулланылышы мөһим, башка очракта ул үле телгә әйләнәчәк. Шул яктан ул Владимир Путин фикере белән теләктәш булуын әйтте.

"А" дигәч, без "Б"ны да әйтергә тиеш - без телләрне өйрәнүнең башка ысулларына, телне исән килеш калдыруга акча бүлеп бирәчәкбез. Конкрет програм кирәк. Хәзер исә республикаларга гади генә "телне мәктәпләрдә укытуны туктатыгыз" дигәннәр. Нокта, шуның белән сау булыгыз".

Телне мәҗбүри укытуны сәясәтче өстәмә акча бүлеп милли театрлар үсеше, медиаларга өстәмә финанслау һәм милли телләрдә балалар китапларын бушлай таратуга алыштырырга тәкъдим итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG