Кремльдәге президент идарәсеннән дә халык чыгарылган.
Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан кешеләрне министр Марат Әхмәтов белән булган матбугат очрашуыннан соң чыгара башлаганнар.
Биналар янында янгын сүндерү хезмәте, полиция хезмәткәрләре кизү тора.
КПРФ депутаты Артем Прокофьев үзенең Инстаграмында "депутатлар утырышны урамда дәвам итә", дип язды.
"Телефон террорчылыгы" шаукымы Русиядә сентябрьдә башланды һәм әлегә кадәр дәвам итә. Бер генә очракта да шартлау куркынычы расланмаган.
3 октябрьгә Русиянең 119 шәһәрендә, шул исәптән Уфада да, 1,6 мең бинадан 630 мең кеше эвакуацияләнгән дип яза РИА Новости.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.