Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан башлыгы вазифасын башкаручы итеп Дума вице-спикеры Владимир Васильев билгеләнде


Владимир Васильев (алгы планда)
Владимир Васильев (алгы планда)

3 октябрь Владимир Путин Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатыйповны үз теләге белән вазифасыннан алу турындагы фәрман имзалады. Дагыстан тарихында беренче тапкыр башлык вазифасы башкаручысы итеп Мәскәү кешесе куелды.

Русия президенты Владимир Путин чираттагы төбәк башлыгын вазифасыннан алды. Дагыстан башлыгы Рамазан Адбулатыйпов үзенең китүе турында узган атнада ук белдергән иде. Ул моны яшьләргә урын бирү белән аңлатты, үзенең өлкән яшьтә булуына басым ясады. Абдулатыйповка 71 яшь.

Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы итеп 68 яшьлек Владимир Васильев билгеләнде. Төбәк тарихында беренче тапкыр башлык итеп Мәскәү кешесе куелды. Васильев - Дәүләт Думасында "Бердәм Русия" фракциясен җитәкли, вице-спикер. Ул Мәскәү янындагы Клин шәһәрендә туган, әтисе - казакъ, әнисе урыс милләтеннән. Дума депутаты булып Васильев беренче тапкыр 2003 елда сайлана. Аңа кадәр эчке эшләр министрлыгы оешмаларында эшли, министр урынбасары вазифасына һәм генерал-полковник дәрәҗәсенә ирешә.

Соңгы көннәрдә Түбән Новгород, Самар, Краноярски өлкәләре губернаторлары, Ненец автоном бүлгесе башлыгы вазифаларыннан алынды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG