Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Европа/Азатлык радиосы видеолары социаль челтәрләрдә бер миллиард тапкыр каралган


Азат Европа/Азатлык радиосы ширкәтенең социаль челтәрләрендә эленгән видеоматериаллар 2017 елның тугыз аенда миллиардтан артык карау җыйган.

Азат Европа/Азатлык радиосы 20 илгә 23 телдә видеоконтент әзерли. Иң күп караучылар Русия, Украина, Әрмәнстан, Үзбәкстаннан. Әфганстан белән Пакстаннан караучылар да шактый. Видеолар башлыча Facebook челтәрендә һәм YouTube хостингында тарала.

Шушы вакыт эчендә Азатлык радиосы видеоларын да йөзләрчә мең кеше караган. Соңгы вакытта иң күп каралган видеолар арасында Уфада башкорт телен яклау җыены турында видео булды:

Уфада башкорт телен яклау җыены үтте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:57 0:00

YouTube каналында җырчы Хәния Фәрхи белән хушлашу видеосы һәм аның җырларыннан төзелгән видео иң күп каралганнар арасында. Facebook, Вконтакте челтәрендә һәм сәхифәдә бу видеоны илле меңләп кеше караган.

Facebook челтәрендә татар теленең байлыгына багышланган видео иң күп карау җыйды. Facebook, Вконтакте челтәрендә һәм сәхифәдә бу видеоны йөз меңләп кеше караган.

Вконтакте челтәрендә иң күп каралган тагын бер видео - төрле милләт кешеләренең Ана теле көне белән котлау видеосы.

Азатлык радиосы (тулы исеме Radio Free Europe/Radio Liberty – Азат Европа/Азатлык радиосы) - матбугат иреге чикләнгән яки иҗтимагый тормыш нормасына әйләнмәгән илләрдә демократик кыйммәтләр һәм институтларны үстерүне алга сөрүче тапшырулар хезмәте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG