Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда тоткарланган дүрт кырымтатар сак астына алынган


Молодёжное бистәсендә Ринат Сулеймановны тоткарларга килүчеләр
Молодёжное бистәсендә Ринат Сулеймановны тоткарларга килүчеләр

3 октябрь Акмәчетнең Киев район мәхкәмәсе бер көн элек тоткарланган дүрт кырымтатарны сак астына алу карарын чыгарды.

Акмәчет янындагы Яшьлек (Молодежное) кырымтатар бистәсендә яшәгән Ринат Сулейманов, Арсен Кубединов, Карасубазарның Терекли-Шейх Эли авылыннан 64 яшьлек Талят Абдурахманов мәхкәмә карары белән ике айга сак астына алындылар. Сейран Мустафаев исә өй сагы астына алынган дип белдерде адвокатлар.

Тоткарланганнар Русиядә тыелган “Таблиги Джамаат” дини оешмада катнашуда гаепләнәләр, ләкин гаепләнүчеләр үзләрен гаепле дип танымыйлар, бернинди оешмада катнашмаганнарын белдерәләр.

Кырым мөфтиенең урынбасары Айдер Исмаилов тоткарланганнар белән ФСБда очрашканда аларның адвокатлардан ваз кичүен сораган дип хәбәр итте АТР бәйсез кырымтатар телеканалы.

2014 елдан башлап кырымтатарларны “Хизб ут-Тәхрир” кебек дини оешмада катнаша дигән сылтау белән массакүләм рәвәштә тоткарлаулар җәелдерелде, ләкин тоткарланганнарның экстремист йә террор гамәлләре оештырганы хакында Кырымда ишетелмәде.

“Таблиги Джамаат” оешмасында катнашалар дигән сылтау белән тоткарланганнар чыннан да мондый оешмада катнашалармы, юкмы - билгеле түгел, ләкин мондый оешманың Кырымда гомумән булуы турында беренче тапкыр ФСБдан ишетелгәне кырымтатарларда бу оешма аларны гаепләү өчен махсус уйлап табылмады микән дигән сораулар тудыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG