Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа 2021 елгы халыкара умартачылык җыенын уздыру урыны итеп сайланды


2021 елда халыкара умартачылык җыены Уфада узачак
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Уфа 2021 елда "Апимондия" халыкара умартачылык конгрессын һәм "АпиЭКСПО" күргәзмәсен уздырачак. Сайлап алу бәйгесендә Русиядән тыш, Сербия, Словения һәм Дания дә катнашты.

Уфа шәһәре сишәмбе Истанбулда халыкара умартачылык берлекләре федерациясе конгрессында тавыш бирү юлы белән билгеләнде.

Уфа биргән гаризада белдерелүенчә, чараның якынча бюджеты 1-2 млн евро тәшкил итәчәк, шәһәр ун меңгә кадәр кеше кабул итәргә әзер булачак.

Рөстәм Хәмитов конгрессны Русиядә уздыру умартачылык тармагын үстерүгә яңа көч бирер, белгечләрнең тәҗрибәсен баетыр дигән өметен белдерде. Башкортстан президенты фикеренчә, әлеге җыен "башкорт балы" брендын дөньяга танытырга, аны сату өчен яңа базарлар ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Башкортстанда ел саен 5-6 мең тонна бал җитештерелә. Бу Русиядә җитештерелгән балның 7,7 проценты. Республикадан читкә 1,5 мең тонна бал сатыла, шул исәптән чит илләргә 400 тонна җибәрелә.

Белешмә: "Апимондия" халыкара умартачылар берлекләре федерациясе 120 илнең умартачылык өлкәсендә эшләүче галимнәрен, эшмәкәрләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерә. Идарәсе Римда урнашкан. 1897 елдан бирле ике елга бер тапкыр федерация умартачылар конгрессы уздыра. Быел җыенны Төркия кабул итте. Русиядә соңгы тапкыр әлеге җыен Мәскәүдә 1971 елда узган иде. ​

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG