Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Навальный штабына полиция тентү белән килгән


Мәскәүдә Навальный штабы
Мәскәүдә Навальный штабы

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Мәскәү штабына тентү уздырырга полиция килгән. Тентү штаб җитәкчесе Николай Ляскинга һөҗүм итү нигезендә ачылган җинаять эше белән бәйле, дип аңлатканнар.

Ляскинга 15 сентябрьдә һөҗүм иткәннәр иде. Аның башына берничә тапкыр тимер торба белән сукканнар. Оппозиционерның баш мие селкенгән, ул ябык баш мие җәрәхәте алган. "Хулиганлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ляскинга һөҗүм итүдә шикләнелүчене шәһәрдән чыкмау турында документка кул куйдырып, сак астыннан чыгарып җибәргәннәр.

Җомга Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе Навальныйны 20 тәүлеккә сак астына алу турында карарны гамәлдә калдырды. Ул "килешенмәгән урам чарасында катнашырга чакыруда" гаепләнә.

Ике көн элек Алексей Навальный үз тарафдарларын 7 октябрьдә бөтенрусия каршылык чарасына чакырды. Үзенә карата чыгарлыган хөкемне ул президент Владимир Путинның "юбилеена бүләк" дип атады.

Мәскәүдә Тверская урамы буйлап йөреш планлаштырылган. Казанда Навальный тарафдарлары 7 октябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданда пикет уздырачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG