Accessibility links

Русиядә Навальныйга теләктәшлек чараларында катнашучыларны тоткарлыйлар


Самарда полиция Навальныйга теләктәшлек чарасында катнашучыны тоткарлый. 7 октябрь 2017
Самарда полиция Навальныйга теләктәшлек чарасында катнашучыны тоткарлый. 7 октябрь 2017

Русиянең 80нән артык шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары уза.

Русиянең 80нән артык шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары тоткарлаулар белән уза.

Соңгы мәгълүматларга күрә, 23 шәһәрдә 120дән артык кеше тоткарланган.

"ОВД-Инфо" хәбәр итүенчә, Липецкида 20 кешене тоткарлаганнар. Екатеринбурда 18 кешене полициягә алып киткәннәр, митинг хакимиятләр белән килештерелгән булган. Тула, Самар, Петербур, Калининград, Пермь, Ростов, Псков, Саратов, Сочи, Тверьдә һәм башка шәһәрләрендә дә тоткарланучылар бар дип хәбәр ителә.

Мәскәү үзәгендә оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларының хакимиятләр белән килештерелмәгән чарасы узды. Алар Пушкин мәйданына җыелды һәм бер сәгатьтән соң Тверь урамына йөрешкә чыкты.

Чарада катнашучылар "Русия ирекле булачак!", "Гадел сайлаулар өчен!" дигән шигарләр әйтә, Навальныйны һәм аның федераль кампаниясе җитәкчесе Леонид Волковны азат итүне таләп итә. Коммерсант чарада 2,5 меңнән артык кеше катнаша дип яза. "Интерфакс" берничә кеше тоткарланган дип хәбәр итә, әлегә төгәл саны юк.

Тверь урамына иртән үк полиция хезмәткәрләре, автозаклар китерелде. Тәртип саклаучылар кешеләргә таралырга кушты.

Мәскәүдә йөреш төгәлләнгәннән соң да кайтып китәргә ашыкмыйлар дип язалар Twitter-да.

Владивосток. Навальныйга теләктәшлек митингына 150ләп кеше килде. Чарада катнашучылар "Алексей Навальныйга ирек", "Навальный 2018" дигән язулар тоткан иде. "Без монда хакимият", "Русия ирекле булачак", "Сәяси тоткыннарга ирек" дигән шигарләр әйтеп тордылар.

Ижауда митингта катнашкан ике кеше тоткарланган. Навальный тарафдарлары аларны тоткарлауга комачауларга тырышкан, дип яза Коммерсант.

Чиләбе, Новосибирски, Самар, Саратовта узган чарага 300ләп, Омски һәм Красноярскида 200ләп, башка калаларда кимрәк кеше ктанашкан дип хәбәр ителә.

Twitter-да Самарда тоткарлаулар турында язалар. Митинг булган урын коймалар белән уратып алынган. Аңа чара килештерелмәгән дигән язулар эленгән булган. Икенче бер мәйданда шәһәр бәйрәме оештырылган.

Полиция Навальный тарафдарлары протесты алдыннан тентүләр үткәрде, активистларны тоткарлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG