Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:54

Русия шәһәрләрендә Навальныйга теләктәшлек чаралары полиция басымы һәм тоткарлаулар белән узды


Самарда полиция хезмәткәрләре чарага килгәннәрне тоткарлый

7 октябрь Русия шәһәрләрендә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чаралары узды. 290 кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.

Соңгы мәгълүматларга күрә, шимбә көнне Русиядә оппозиционер Алексей Навальныйга теләктәшлек чараларында 26 шәһәрдә 290 кеше тоткарланган. Чаралар Русиянең 80ләп шәһәрендә узды. Ярославльдә – 57, Краснодарда – 21, Липецкида – 20 кеше тоткарланган. Калининград, Пермь, Псков, Сарански, Сочи, Ставрополь, Тверь һәм Төмән шәһәрләрендә дә активистларны полиция бүлекләренә алып киткәннәр.

Мәскәүдә 2,5 мең, Петербурда 5 меңләп кеше каршылык чарасына чыкты дип хәбәр ителә. “ОВД-Инфо” мәгълүматларына күрә, Петербурда 68 кеше тоткарланган. Тәртип саклау оешмалары юл йөрү кагыйдәләрен бозу турында кәгазь тутырылгач алар барсы да җибәрелде дип белдергән. Бу хакта Коммерсант яза.

Петербурда чара хакимиятләр белән килештерелмәгән булган. Шуңа да кармастан, активистлар Марс кырына җыела. Соңрак алар шәһәргә йөрешкә чыкты. Нәкъ шул вакытта тоткарлаулар башланган. Активистлар арасында зыян күрүчеләр дә бар. Илдар Дадин, Навальный хезмәттәше һәм берничә журналист тоткарланган дип хәбәр ителә.

Петербурда полиция белән бәрелештән соң тоткарлыйлар. 7 октябрь, 2017
Петербурда полиция белән бәрелештән соң тоткарлыйлар. 7 октябрь, 2017

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае янындагы Дементьев һәйкәле торган мәйданда Навальныйга теләктәшлек чарасы да каршылыклар белән башланды.

Полиция башта чарага килгән журналистларны һәм теләктәшлек белдерүчеләрне кертмәде. Тәртип саклаучылар чара булу турында белдерү килештерүендә 30 гына кеше катнашачагы күрсәтелгән дигән сәбәпне әйтте. Журналистлар хокук бозу була дип белдергәч, аларны керттеләр, әмма Idel.Реалии журналисты мәйданны уратып алган тимер рәшәткәләр артында калды. Пресс-картасы таләпләргә туры килми дигән сылтау табылды.

Казанда Навальныйга теләктәшлек чарасы
Казанда Навальныйга теләктәшлек чарасы

Мәйданга үткәннәрнең кулларында "Навальныйны сайлауда катнаштыруны таләп итәбез!", "Дебатка чык, әмма полицияне җәлеп итмә", "Мин Навальныйга теләктәш булганга монда" һәм башка язулар бар иде.

Казанда мәйданга үтә алмаган халык
Казанда мәйданга үтә алмаган халык

Мәйданга үтә алмаганнар "Ирек", "Туган көнең белән", "Пенсиягә вакыт" дигән шигарләр дә кычкырды. Кул да чаптылар. Чарага 250дән артык кеше килгән иде. 7 октябрь Навальныйга теләктәшлек чарасы Русия президенты Владимир Путинның туган көненә туры килде.

Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйданга Навальный тарафдарлары – 200ләп кеше җыелды. "Навальный өчен" дип аталган бу чараны оештыручы Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышева мәйданда күренү белән полиция хезмәткәрләре аның янына килеп, чарада шигарләр һәм тавыш көчәйткеч җиһазлар кулланырга ярамавын кисәтте.

Полиция хезмәткәре Лилия Чанышевага кисәтү ясый
Полиция хезмәткәре Лилия Чанышевага кисәтү ясый

Җыелучылар арасында бер кыз шигар язып килгән булып чыкты. Ул аны ачарга өлгергәнче, полиция хезмәткәрләре аның паспортын тикшереп, шулай ук чарага рөхсәт бирелмәү сәбәпле, шигарне кулланырга ярамавын искәрттеләр. Әлеге кыз чарага рөхсәт булмавын белмәве турында әйтте. Җыелучыларның кулларында Русия байраклары һәм "Н" хрефе төшерелгән, шулай ук "20!8" дип язылган кызыл шарлар гына күрергә була иде.

Чарага 200ләп кеше килгән иде
Чарага 200ләп кеше килгән иде

Чарага җыелучыларга Навальныйның Уфадагы штаб җитәкчесе рәхмәтен белдерде һәм "Безнең бүген төп таләпләр өчәү: Алексей Навальный һәм Леонид Волковны азат итү; Алексей һәм аның тарафдарларына басымны туктату; Навальный һәм 300 мең имза җыйган башка намзәтләрне сайлауларда катнашырга мөмкинлек тудыру", диде.

Уфада яздырып бару җайланмасы урнаштырылган полиция машинасы
Уфада яздырып бару җайланмасы урнаштырылган полиция машинасы

Чарада берничә кеше исемнәрен әйтми генә Азатлыкка фикерләре белән дә бүлеште. Алар илдәге хакимият системасының черүе, тәртипсезлек һәм канун бозулар хөкем сөрүен белдерде. Русиянең якты киләчәге өчен сүз иреге, сайлау хокукы булырга тиешлеген әйттеләр.

Лилия Чанышева Навальный тарафдарларының интернеттагы Вконтакте бите аша чара алдыннан полиция хезмәткәрләре белән очрашуын, мондый 100 кешегә кадәрле халык җыеннарына рөхсәт кирәкмәве турында хәбәр иткән иде. Чарага килүчеләр берникадәр басып торганнан соң Уфа мэриясенә кадәр йөреш уздырды.

Мәскәү үзәгендә оппозиционер Алексей Навальный тарафдарларының хакимиятләр белән килештерелмәгән чарасы узды. Алар Пушкин мәйданына җыелды һәм бер сәгатьтән Тверь урамына йөрешкә чыкты.

Чарада катнашучылар "Русия ирекле булачак!", "Гадел сайлаулар өчен!" дигән шигарләр әйтте, Навальныйны һәм аның федераль кампаниясе җитәкчесе Леонид Волковны азат итүне таләп иттеләр. Мәскәүдә ике кешенең тоткарлануы хәбәр ителә.

Мәскәүдә Тверь урамына иртән үк полиция хезмәткәрләре, автозаклар китерелә. Тәртип саклаучылар кешеләргә таралырга боера.

Мәскәүдә йөреш төгәлләнгәннән соң да кайтып китәргә ашыкмыйлар дип яздылар Twitter-да.

Владивостокта Навальныйга теләктәшлек митингына 150ләп кеше килде. Чарада катнашучылар "Навальныйга ирек", "Навальный 2018" дигән язулар тоткан иде. "Без монда хакимият", "Русия ирекле булачак", "Сәяси тоткыннарга ирек" дигән шигарләр әйтеп тордылар.

Ижауда митингта катнашкан ике кеше тоткарланган. Навальный тарафдарлары аларны тоткарлауга комачауларга тырышкан, дип яза "Коммерсант".

Чиләбе, Новосибирски, Самар, Сарытауда узган чарага 300ләп, Омски һәм Красноярскида 200ләп, башка калаларда кимрәк кеше ктанашкан дип хәбәр ителә.

Twitter-да Самарда тоткарлаулар турында язалар. Митинг булган урын коймалар белән уратып алынган. Анда чара килештерелмәгән дигән язулар эленгән булган. Икенче бер мәйданда шәһәр бәйрәме оештырылган.

Полиция Навальный тарафдарлары протестына кадәр дә тентүләр үткәрде, активистларны тоткарлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG